Татарстан урманнарында быел 225 ял зонасы төзекләндерелгән
Татарстанда быел урманнарда гражданнарның ял итүе өчен 225 урын төзекләндерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгәтуллин сөйләде.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
"Урманда гражданнарның ял зоналарын төзекләндерү урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексына керә. Мондый мәйданчыкларның булуы рөхсәтсез ял урыннарының барлыкка килү ихтималлыгын киметергә һәм янгын чыгу мөмкинлеген сизелерлек дәрәҗәдә киметергә ярдәм итә", – дип билгеләп үтте Әнәс Сөнгәтуллин.
"Шул ук вакытта халык арасында агитация-аңлату эше алып барыла. Бу – янгынга каршы тематикага баннерлар, аншлаглар һәм мәгълүмати щитлар урнаштыру, басма материаллар – листовкалар һәм буклетлар тарату, шулай ук мәгариф акцияләрен оештыру", – дип өстәде ул.
Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын киметү "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" региональ проектының максатчан күрсәткечләренең берсе булып тора, ул "Экологик иминлек" милли проектының "Урманнарны саклау" федераль проектына керә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев