Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан урамындагы торак йортның 4нче катыннан ир-ат егылып төшкән

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 27 октябрьдән 31енә кадәр 681 чакыру кабул итеп алган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 394е – шәһәрдән, 287есе районнан булган. 276 кешене госпитализацияләгәннәр: 197есе – шәһәрдән, 79ы – районнан.

Васильевоның Татарстан урамында танышлары кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 45 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Карамалы Тауның Коммунальная урамында билгесез кешеләр кыйнаган 72 һәм 41 яшьлек хатын-кызларга ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Берсе госпитализацияләнгән.

Татарстан урамында 4нче каттан егылып төшкән 47 яшьлек ир янына чакыру алынган. Медиклар килеп җиткәндә ир алган җәрәхәтләреннән үлгән булган.

Паратская урамында билгесез кешеләр кыйнаудан зыян күргән 39 яшьлек иргә һәм баш мие җәрәхәтләнгән 40 яшьлек хатынкызга медицина ярдәме күрсәтелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев