Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан территориясендә шторм кисәтүе игълан ителде

ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, бүген республикада, җилнең 24 м/с кадәр көчәюе белән яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

"11 июльдә көннең икенче яртысында һәм кич, 12 июль төнендә Татарстан территориясендә урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, җилнең 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с кадәр көчәюе көтелә», — диелә Гидрометүзәк хәбәрендә.
 

Кичә үк синоптиклар алдагы өч көндә һава торышының кискен үзгәрүе турында хәбәр итте. Аномаль эсседән соң температура фоны шактый түбәнәйәчәк, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм көчле җил белән яшеннәр узачак.

12 июль төнендә плюс 11-16 градус көтелә, ә көндез температура плюс 18-23 градустан артмаячак. Пәнҗешәмбе, 13 июльдә, кыска яңгырлар белән тотрыксыз һава торышы сакланачак: төнлә плюс 9-14 градус, көндез 19-24 градус җылы булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев