Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Covid-койкаларның күпме калганын атадылар

Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен мең ярым урын бар. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

"Хәзерге вакытта 1514 урын әзер. Авырулар өчен урыннар җитәрлек, без инде вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләрен ябабыз ", - дип билгеләп үтте спикер.

Әмма министр урынбасары ассызыклаганча, үзгәртеп кору турындагы боерыклар көн саен чыга, димәк, пациентлар өчен коронавирус белән бирелгән урыннар саны да үзгәрә.

Хәзер Covid-19 белән көрәш өчен койка фондының 10% ы буш. Исегезгә төшерәбез, республикада пандемия вакытында коронавирус белән авыручылар өчен 7 меңнән артык урын булдырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев