Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Республикада җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.
Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев