Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Татарстанда көчле яңгыр да явачак.
25 октябрьдә Татарстан һәм Казан территориясендә көньяктан 15-20 м/с тизлектә көчле җил һәм яңгыр явуы көтелә. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җылы һава торышы октябрь ахырына кадәр саклана, дип хәбәр иткән идек. Шулай итеп, һава температурасы күпьеллык нормадан 3-5 градуска артык.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев