Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары агымдагы атнаның һава торышын фаразлый

“Күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югары”:

Безнең төбәк һәм Россия территориясенең күпчелек өлеше киң антициклон йогынтысында тора, шуның аркасында эссе һәм коры һава торышы саклана.


Якындагы көннәрдә 8-10 августта һава шартлары үзгәрмәячәк. Республикада эсселек сакланачак, термометр баганасы 32 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.


Пәнҗешәмбе көнне, 10 августта, һава 33 градуска кадәр җылыначак, төнлә термометр баганасын 12 дән алып 19 градуска кадәр күрсәтәчәк.


Беренчел фаразлар буенча, җомга һәм шимбә шундый ук һава шартлары саклана, көндез 28 дән  33 градуска кадәр эссе булуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев