Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев Васильевода ремонт барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Әлмир Рәшит улы Абашев белән берлектә Васильево район хастаханәсендәге капиталь ремонт эшләренең барышы белән таныштык.

Быел биредә беренче һәм икенче катлар яңартыла: кабул итү һәм хирургия бүлекләре ремонтлана, шулай ук лаборатория-диагностика бүлегендәге эшләр тәмамланачак. Моның өчен республика бюджетыннан 134 миллион сум бүлеп бирелгән.

Бүгенге көндә эшләрнең 52 проценты гына башкарылган. Әлмир Рәшит улы подрядчы оешмага ремонтны сыйфатлы итеп һәм мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга кушты.

Очрашу барышында хастаханәне алга таба яңарту мәсьәләләре дә каралды. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Әлмир Рәшит улы ярдәме белән киләсе елда ремонт тулысынча тәмамланыр дип өметләнәбез.

Хастаханә бинасы 1980 елда төзелгән. Беренче өлешчә капиталь ремонт 2019 елда башланды: тәрәзәләр алыштырылды, фасадның бер өлеше, азык-төлек блогы яңартылды, шулай ук подвалдагы төп эшләр башкарылды. 2023 елда түбә ремонтланды, терапия бүлеге һәм лабораториянең яртысы яңартылды. Узган ел исә өченче каттагы кардиология бүлеге тулысынча реконструкцияләнде.

Михаил Афанасьевның МАХ каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев