Татарстан Россиянең айнык 20 топ регионына кертелгән
Эксперт-аналитика үзәге Россиянең иң айнык субъектларының илкүләм рейтингын төзегән. Татарстан - унсигезенче урында.
Былтыргы рейтингта 30 топка кергән Курск, Мурманск, Әстерхан һәм Төмән өлкәләре быел Татарстаннан югарырак күтәрелгән. Ә Севастополь рейтингын югалта барып, 7нчедән 20нчегә тәгәрәгән.
Чечен Республикасы бу юлы да "Иң айнык" булган. Исемлекнең иң артында - Магадан өлкәсе.
Бу тикшерүдә алкоголь продукциясенең бөтен төрен сату күләмен өйрәнү буенча экспертларның тәкъдимнәре исәпкә алынган. Шул ук вакытта һәр төр аерым тикшерелгән.
2015 елда Татарстан 16нчы урында булган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев