Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

"Татарстан" – Россиядә сак торучы иң яхшы корабларның берсе

Яшел Үзәндә төзелгән кораб Россия флотының иң куәтле кораблары унлыгына керде.

Яшел Үзәндә төзелгән «Татарстан» сак корабы Россиядә су өстендә хезмәт итүче корабларның иң яхшылардан берсе дип табылган һәм Россия флотының иң куәтле кораблары унлыгына кергән. Бу хакта 30 октябрьдә үткән Россия хәрби-диңгез флоты көнендә хәбәр ителүе турында Татар-информ яза РИА "Новости" га сылтама белән.

Агентлык мәгълүматы буенча, «Татарстан» сак корабы Каспий диңгезе флотилиясенең флагманы булып тора. «Татарстан»ның төп бурычы - су асты, су өсте һәм һаваданы күз уңында тоту, сак операцияләрен башкару һәм диңгезнең икътисади зонасын саклау.

Россия флотында төп су өсте кораблары рейтингында беренче урынны «Петр Великий» крейсеры - Төньяк флот флагманы тота. Ул дөньяда атом энергетик җайланмасы урнаштырылган иң зур хәрби корабль. Икенче урында - «Советлар Союзы флоты адмиралы Кузнецов» крейсеры. Аннан соң «Мәскәү» ракета крейсеры - Россия Кара диңгез флагманы. Беренче унлыкны Балтыйк буе флотына кергән "Сообразительный" корветы йомгаклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев