Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Төзүченең ышанычлылыгын ничек тикшерергә

Төзүчене тикшерү өчен, аның эшчәнлегенә комплекслы бәя бирү, ул тәкъдим иткән мәгълүматны өйрәнү һәм аны рәсми чыганакларда тикшерү зарур.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бу хакта Татарстан Росреестрының төзелештәге өлешчә катнашу килешүләрен дәүләт теркәү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илсөяр Насыйбуллина хәбәр итте.

«Төзүчене тикшерү өчен, аның эшчәнлегенә комплекслы бәя бирү, ул тәкъдим иткән мәгълүматны өйрәнү һәм аны рәсми чыганакларда – Юридик затларның бердәм дәүләт реестры, Банкротлык турында мәгълүматларның бердәм федераль реестры, Россия Федераль салым хезмәте сайты кебек порталларда – тикшерү кирәк», – дип билгеләде Насыйбуллина.

Ул өстәгәнчә, төзүче үзе турында шактый күләмдә мәгълүмат бирергә тиеш. Әлеге информация торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында урнаштырыла һәм аның ышанычлылыгын бәяләү өчен нигез булып тора.

Белгеч шулай ук компаниянең тулы исемен, урнашкан урынын, контакт мәгълүматларын һәм җитәкчесе турында белешмәләрне тикшерергә киңәш итә. Төзүченең теркәлгән булуы, ябылу яки үзгәртеп кору процессында булмавы мөһим, шулай ук аның оештыручылары һәм бенефициар хуҗалары турында мәгълүматны өйрәнергә кирәк.

Насыйбуллина компаниянең элекке төзелеш проектлары буенча тәҗрибәсен, объектларны файдалануга тапшыру вакытын, үзкөйләүче оешмаларда әгъзалыгын, финанс хәлен һәм 214-ФЗ санлы Федераль закон таләпләренә туры килүен бәяләү файдалы икәнен ассызыклады.

Моннан тыш, төзүченең ышанычлылыгын анализлау өчен, ул бердәм системада урнаштырылмаган очракта, танышу өчен тәкъдим итәргә тиешле документларны өйрәнергә мөмкин: оештыру документлары, дәүләт теркәве турында таныклык, салым органында исәпкә кую, соңгы өч елдагы еллык отчетлар һәм аудитор нәтиҗәләре.

Эксперт сүзләренчә, шулай ук суд практикасын анализлау һәм төзүченең суд бәхәсләрендә катнашу-катнашмавын судларның рәсми сайтлары аша тикшерү дә мөһим.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев