Татарстан Роспотребнадзоры сатудан куркыныч эчемлекне алды
***
Яр Чаллының ике кибетеннән «ВЕЛЬТА-ПЕНЗА» ООО тарафыннан җитештерелгән «Aloe Vera» эчемлегенең 16 шешәсе алынды. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Моңа кадәр Роспотребнадзор кушуы буенча «Честный знак» маркалау системасы «Aloe Vera» татлы эчемлегенең дүрт төрен сатуны туктаткан иде, ә массакүләм мәгълүмат чараларында эчемлектә ацетон табылуы ихтимал дигән хәбәрләр таралды.
Көн саен үткәрелә торган мониторинг барышында Роспотребнадзор идарәсе белгечләре әлеге эчемлекнең Автокаланың ике кибетендә – Чаллы проспекты, 9А һәм Казан проспекты, 106 адреслары буенча сатылуын ачыклаган.
«ВЕЛЬТА-ПЕНЗА» ООО җитештергән куркыныч "Aloe Vera" эчемлегенең сатылуын булдырмау максатыннан, Роспотребнадзор тарафыннан "Честный знак" (ГИС МТ) дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә ваклап сату нокталарында әлеге продукцияне сатуны блоклау буенча оператив чаралар күрелде», – дип белдерделәр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Кибетләрендә куркыныч продукция сатылган эшмәкәрләргә карата административ эшләр кузгату турында карар кабул ителде.
«Сәүдә объектларында әлеге продукцияне күрсәгез, бу факт турында кичекмәстән Роспотребнадзор идарәсенең 8 (843) 272-80-43 «кайнар линия»телефоны буенча яки "Честный знак" бушлай мобиль кушымтасы аша хәбәр итүегезне сорыйбыз», – дип чакырды ведомство.
Роман Баданов, Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев