Татарстан РФ туристлык-рекреацион зоналары конкурсында беренче урынга күтәрелде
Конкурста биш республика проекты катнаша.
Татарстан Республикасы туристик-рекреацион кластерлар төзүгә һәм Россиядә экотуризмны үстерүгә бөтенроссия конкурсында тавыш бирүдә 1нче урынга чыкты. Конкурста барлыгы Федерациянең 68 субъектыннан 115 проект катнаша. Алар арасында биш Татарстанныкы да бар: Кама Тамагы («Лобач тавы» һәм «Юрьев мәгарәсе»), «Түбән Кама» милли паркы, Идел-Кама табигый тыюлыгы, «Зәңгәр күл» заказнигы, шулай ук «Балык бистәсе» сәүдә-күңел ачу комплексы (Дәүләт табигый зоология (аучылык) төбәк әһәмиятендәге «Шумбутский» милли паркы). Оешкан проект өчен сайтта тавыш бирергә мөмкин.
Элегрәк “Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан проектларын хупларга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев