Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Быел Татарстанда «Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы буларак уздырылган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» XXIII еллык республика конкурсына йомгак ясалды.

Фото: «Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге» федераль бюджет учреждениесе

Бу конкурс – төбәк җитештерүчеләренә ярдәм итүгә һәм Татарстанның югары сыйфатлы продукция үзәге буларак абруен ныгытуга юнәлдерелгән иң мөһим чараларның берсе. Конкурс бөтен республика территориясен колачлый, ә аның номинацияләре икътисадның төрле тармакларын – нефть-газ химиясе, машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, җиңел сәнәгать, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрен үз эченә ала.

Чараны оештыруда төп рольне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасында Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге башкара. Конкурска мәгълүмати ярдәмне «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы күрсәтә.

Быелгы конкурска 215 оешма һәм халык һөнәрчелеге осталары 358 төрле продукция һәм хезмәт күрсәтү белән катнашырга гариза биргән.

Тәкъдим ителгән продукцияне ун эксперт комиссиясе бәяләгән. Алар составына Татарстан Республикасының профильле министрлыклары, ведомстволары һәм контроль органнарыннан 40тан артык белгеч кергән. Экспертлар товарлар һәм хезмәтләрнең сыйфат үзенчәлекләрен генә түгел, ә хезмәт иминлеге, экологик куркынычсызлык, энергия һәм ресурсларны саклау кебек мөһим аспектларны да игътибар үзәгенә алган.

Эксперт комиссияләре эше барышында Татарстан предприятиеләренең хәзерге икътисади һәм социаль-сәяси шартларга яраклашу сәләте, үз ресурслары һәм технологияләре нигезендә бәсекле продукция җитештерү мөмкинлекләре аерылып әйтелгән. Оештыру комитеты билгеләп үткәнчә, республика җитештерүчеләре технологияләрне даими камилләштерүгә, яңа җитештерү объектларын үзләштерүгә һәм заманча менеджмент ысулларын гамәлгә кертүгә омтыла.

Эксперт комиссияләре нәтиҗәләре нигезендә оештыру комитеты түбәндәге җиңүчеләрне раслаган:

  • 156 лауреат,
  • 139 I дәрәҗә дипломант,
  • 27 II дәрәҗә дипломант.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге «Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге» федераль бюджет учреждениесенең рәсми сайтында бастырып чыгарылды.

«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының сыйфаты буенча төбәк комиссиясе рәисе, «Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге» федераль бюджет учреждениесе директоры Олег Ибраһимов болай дип билгеләп үтте:

*«2003 елда гамәлгә куелган конкурс бүген дә уңышлы үсә һәм киң колач ала. Бу – иң яхшы дип аталу хокукы өчен ярыш кына түгел, ә республика икътисадын үстерү һәм ныгыту кебек уртак максатлар тирәсендә берләшкән фикердәшләр җәмгыятенең бер өлеше булу мөмкинлеге дә».

Хәзерге вакытта «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының федераль этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев