Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасының иң яхшы ГТО командалары арасында яшел үзәнлеләр дә бар

29 октябрьдә Казанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды.

Барлыгы 9 команда - «ГТО» кышкы һәм җәйге фестивальләрендә җиңүчеләр катнашты. Иң яхшылар арасында Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Казан, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Саба, Нурлат һәм Чүпрәле районнары вәкилләре бар.

Һәр команда ГТО комплексының II-IX баскычларына караган 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге 8 кешедән торды.

Ярышлар эстафета рәвешендә үтте. Һәр кеше үз осталыгын һәм көчен сыгылмалык, тизлек һәм үткенлек күнегүләрендә күрсәтте.

Безнең егетләр Татарстанның Топ-6 исемлегенә керде 🏆

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев