Татарстан Республикасында авыл җирлеге башлыгына җинаять эше кузгаттылар
Җирле түрә эшкуар хисабына хезмәт машинасын ремонтлаган.
ТР Әлмәт районы Яңа Никольский авыл җирлегенең 58 яшьлек башлыгына җинаять эше кузгатылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, җирле үзидарә башлыгы эшкуарларның берсенә хезмәт машинасын ремонтларга боерган. Башкарма эшләмәгән очракта аның эшчәнлеген "мөмкин булган барлык ысуллар белән" туктатырга янаган. Шул рәвешле, бизнесменга хезмәт машинасын ремонтлауга 100 мең сумга якын акчатүләргә туры килгән.
Хокук бозу ТР буенча ЭЭМның УЭБ һәм ПК хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган һәм "Ришвәт алу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Абау, куркыттыгыз
0
0