Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасында аучылыкның яңа сроклары расланды

Ауга йөрергә яратучылар игътибарына.

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, «Татарстан Республикасы территориясендә аучылык җирләрендә аучылыкны гамәлгә ашыру параметрларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 28 декабрендәге ПУ-889 номерлы Указы белән, федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигать территорияләреннән тыш, республикада аучылык ресурсларының кайбер төрләренә һәвәскәрләр һәм спорт ауларының яңа сроклары билгеләнгән, атап әйткәндә:

- үрдәкләрне язгы-җәйге чорда апрельнең беренче шимбәсеннән 6 майга кадәр;

- суда йөзүче кошларга - язгы-җәйге чорда, апрельнең өченче шимбәсеннән 10 календарь көн дәвамында;

- кыргый киек кошларга - язгы-җәйге чорда апрельнең дүртенче шимбәсеннән башлап 10 календарь көн дәвамында;

- 25 июльдән 5 декабрьгә кадәрге чорда  саз-болын кошларына;

- 5 августтан 5 гыйнварга кадәр чорда кыргый, дала һәм кыр киек кошларына ау этләре яки ау кошлары белән;

-ау этләре яки ау кошлары белән – августның дүртенче шимбәсеннән алып 5 декабрьгә кадәрге чорда;

- суда йөзүче, сазлык-болын, дала һәм кыр кошларына - сентябрьнең беренче шимбәсеннән 5 декабрьгә кадәр чорда;

-кыргый киек кошларга - сентябрьнең беренче шимбәсеннән 5 гыйнварга кадәр чорда;

- бүрегә - 15 сентябрьдән 28 (29) февральгә кадәр;

- ондатрга - 1 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәрге чорда;

- куян-русакка - 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр;

- чәшке, тиен, енот эткә, куницага, хорга - 15 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр.

Каурый кошларына ауга йөргәндә, вакыты каралмаган.

Аучылык ресурсларының башка төрләренә аучылык һәм спорт аучылыгы Россия Табигать министрлыгының 2020 елның 24 июлендәге 477 номерлы боерыгы белән расланган Аучылык кагыйдәләрендә билгеләнгән сроклар нигезендә гамәлгә ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев