Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды
5 берәмлек техника безнең Яшел Үзән районына юл тотачак.
Бу - катнаш юл машинасы, автогрейдер, кар җыючы һәм ике фронталь йөк төягеч.
Бу ял көннәрендә генә дә Яшел Үзәннән 9 мең кубометрдан артык кар чыгарылды. Коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә, барлык гаризалар оператив рәвештә эшкә җибәрелә.
-Республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез! Рәхмәт сезгә, хөрмәтле яшел үзәнлеләр, сабырлыгыгыз, аңлавыгыз һәм табигать сынауларына каршы көрәштә ярдәм иткәнегез өчен! – дип яза үзенең телеграм каналында район башлыгы Михаил Афанасьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев