Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына урам-юл челтәрен тәртиптә тоту өчен яңа техника тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләре вәкилләренә яңа коммуналь техниканың ачкычларын тапшырды. Татарстанга барлыгы 69 машина кайтарылачак. Тантана «Казан» Халыкара ат-спорт комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.

Тантанада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев катнашты.

 

- 69 берәмлек техника районнарга җибәреләчәк. Безнең муниципалитетлар өчен Яңа ел - ул һәрвакыт икеләтә йөкләнеш, чөнки чиста юлларны тәэмин итәргә, йортларны җылылык, газ белән өзлексез тәэмин итәргә кирәк. Яңа коммуналь техника быел ук үз бурычларын үтәячәк, - диде Татарстан Президенты.
 

Яшел Үзән районына 5 берәмлек техника: 2 амкодор, 2 грейдер һәм 1 кечкенә төягеч кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев