Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мобилизацияләнгән татарстанлыларга консультация бирү өчен WhatsApp чатын эшләтеп җибәрде

Татарстанда яшәүчеләр өчен онлайн консультацияләр һәм рухи ярдәм бирү чатлары WhatsAppта республика мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәткәрләре тарафыннан булдырылды.

Чатка, мобилизацияләнгәннәр туганнарын да өсти ала, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.

Матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, чатлар мобилизацияләнгәннәргә мөһим мәгълүмат җиткерергә, шәригать консультациясе һәм рухи ярдәм күрсәтергә булыша. Икесендә дә имамнар, шулай ук Диния нәзарәте шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре бар.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, чатлар хәләл туклануны һәм Казан җыю пунктларында күмәк намазларны оештыруда ярдәм итә. Шунда ук «беркетелгән» имамнар белән очрашулар үтә, аларны дин белгечләре үткәрә.

Мобилизацияләнгән мөселманнар чатына +7 937 282 0280 (Динар хәзрәт Касыймов) телефоны аша керергә мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев