Татарстан Республикасы мөфтие 5нче төзәтү колониясендә булды
Татарстан Республикасы мөфтие 5нче төзәтү колониясендә булды
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Карамалы Тау бистәсендәге 5нче төзәтү колониясендә булды.
Делегация составына шулай ук мөфти киңәшчесе, Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәтенең Иҗтимагый советы әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов, «Ярдам-помощь» гомуммилли хәйрия фонды президенты, Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Илһам Исмәгыйлев керде.
Визит вакытында руханилар торак зонада булды. Учреждение территориясендәге мәчеттә мөфти хөкем ителгәннәр белән рухи-әхлакый темаларга әңгәмә үткәрде, хөкем ителгәннәрнең сорауларына җавап һәм кирәкле аңлатмалар бирде.
Моннан тыш, Диния нәзарәте рәисе колония башлыгы Евгений Тихонов белән хөкем ителгәннәрне агарту, аларга рухи ярдәм күрсәтү һәм Ислам нигезләренә өйрәтүне оештыру өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев