Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген иң яхшы тәкъдир итүгә республика иҗади конкурсын игълан итә

Конкурсның иганәчесе - Haier компаниясе.

Нәкъ менә сезнең районның Татарстан территориясендә Бөтен дөньядан инвесторлар өчен иң көтеп алынган район булын исбатларга кирәк.
Конкурста катнашу өчен Агентлык адресына (airrt.press@tatar.ru электрон почтага) муниципаль берәмлек (районы, шәһәре) турында презентация материалын җибәрергә кирәк.

Конкурс 15 декабрьдә старт ала һәм видеороликлар җыю 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр Агентлыкның йомгаклау коллегиясендә 2022 елның 20 гыйнварында игълан ителәчәк. Сайлау Агентлыкның җитәкче составы һәм видеопродакшен һәм маркетинг өлкәсеннән чакырылган экспертлар составында эксперт комиссиясе тарафыннан башкарылачак.

Ә төп приз - Haier компаниясенең көнкүреш техникасы.
Без сезнең гаризаларны көтәбез!
Агентлык барлык катнашучыларга уңышлар һәм тагын да креатив идеяләр тели!

Чыганак - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев