«Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне белән ихластан котлыйм» - Иван Соловцов
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм кунаклар!
Бу көн ватанпәрвәрлекне, хезмәт сөючәнлекне, күпмилләтле Ватан традицияләренә тугрылыкны бәяләгән барлык татарстанлыларны һәм яшел үзәнлеләрне берләштерә.
Без Татарстанның – киләчәккә омтылуы, дөньяда танылуы, ә аның башкаласы Казанның яңа рәсми титуллар һәм исемнәр яулавы белән горурланабыз. Республикада яшәү өчен уңайлы мохит булдырылган шәһәр һәм җирлекләр төзекләндерелә, инфраструктура үсә. Яшел Үзән халкы да үзенең тырыш хезмәте белән республика үсешенә зур өлеш кертә. Бер-беребезне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп яшәгәнгә, без киң колачлы проектларны тормышка ашырабыз, югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Әлбәттә, республиканың байлыгы – аның хезмәт сөючән, тырыш, талантлы, кешеләре.
Бу тантаналы көндә һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, яңа җиңүләргә һәм казанышларга омтылыш, игелекле башлангычларда уңышлар, бәхет һәм тынычлык телим.
Иван Соловцов,
«КМПО» – Яшел Үзән машина төзелеше заводы» АҖ филиалы директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев