Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды: Һәр пенсионер һәм инвалид өчен караучы табылсын иде
Ата-ана яисә опекун өчен айлык түләү күләме - 10000 сум, ә башка затлар өчен - 1200 сум.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды гражданнарны пенсионерларны карау буенча пособиеләр өчен активрак мөрәҗәгать итәргә өндәде. Бүгенге көнгә ата-ана (уллыкка алучы) яисә опекун (попечитель) өчен айлык түләү күләме - 10000 сум, ә башка затлар өчен - 1200 сум. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фондының пенсия билгеләү һәм яңадан санау бүлеге башлыгы Светлана Гайдук сөйләде.
“Бездә сиксән яшьлек гражданнарга яисә беренче төркем инвалидларына карата компенсация түләүләре билгеләүнең йөз процент колачлау юк. Без аларның һәрберсе өчен караучы табылуын һәм безгә түләүгә гариза бирүләрен теләр идек", - дип билгеләде Светлана Гайдук.
Ул өстәп әйткәнчә, мондый түләүне рәсмиләштерү өчен опекун белән опекага алынучы багланышлары мәҗбүри түгел. Моның өчен ике яктан да гариза бирергә генә кирәк. Һәм иң мөһиме, потенциаль караучы рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмасын. Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, үзмәшгульләр хезмәткә яраксыз гражданинны карау буенча түләүгә хокук алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев