Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Синоптикларның фаразлары буенча, 7 декабрьдә төнлә температура 21 градуска кадәр төшәр, бозлавык булыр дип көтелә.

8 декабрьдә Татарстан Республикасында һава шартларының начараюы көтелә: юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә, күз күреме начарлану белән буран, көчәйгәндә 17 метрга кадәр көчле җил, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Катлаулы метеорологик шартларда транспорт чараларын йөртүчеләр хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлегендә түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш.

Юлга каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә кирәк. Бу пассажирларга да кагыла. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик балалар өчен махсус утыргычлар гына кулланып йөртү рөхсәт ителә.

Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күренмәү шартларында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга һәм әлеге предметларны транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев