Татарстан Республикасы аграрчылары цифрлаштыру һәм маркировкалауга ташламалы инвесткредитлар алырга мөмкин
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре дәүләт ярдәменнән файдалана алачак.
Татарстан аграрийлары агропредприятиеләрне цифрлы фотматка күчерү һәм маркировкалау өчен җиһазлар сатып алу өчен еллык 1% тан 5% ка кадәр ташламалы инвестиция кредитлары алырга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
“Хәзер ташламалы шартларда инвестиция кредитларын авыл хуҗалыгы техникасын автомат рәвештә йөртү, ашламаларны, орлыкларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын төгәл кертү системалары белән сатып алу һәм җиһазлау өчен алырга мөмкин", – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Ташламалы кредитлар шулай ук база станцияләре төзүгә, төгәл игенчелек инфраструктурасын үстерү өчен коммуникацион җиһазлар сатып алуга һәм урнаштыруга биреләчәк. Моннан тыш, кредитлар программа продуктларын, техниканы һәм җайланмаларны сатып алу һәм гамәлгә кертү, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм продукцияне эшкәртү өчен Интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итү каралган.
Дәүләт ярдәменнән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә файдалана ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев