Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан полицейскийлары мошенниклыклар кылуда шикләнелүче яшьләрне тоткарлаган

3 ноябрьдә Яшел Үзән районы эчке эшләр хезмәтенең кизү бүлегенә берьюлы дүрт кеше «Туганым бәлагә юлыккан» дигән мошенниклык фактлары буенча гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Билгесез зат пенсионерларга шалтыратып, үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырып, кызларының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын, ә зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтү һәм җинаять эше кузгату белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу өчен билгеле бер күләмдә акча тапшырырга кирәклеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, 1932 һәм 1938 елгы ике хатын-кыз курьерларга 200әр мең сум, тагын бер 75 яшьлек пенсионер һәм 1939 елгы ир – ат 110әр мең сум тапшыра.

Берничә көннән мондый гаризалар Казан шәһәренең полиция бүлекләренә дә керә башлый.

7 ноябрьдә усал ниятлеләр республика башкаласында яшәүче 98 яшьлек хатын-кыздан 175 мең сум, 67 яшьлек пенсионердан 200 мең сум акча алган. 8 ноябрьдә 1946 һәм 1939 елларда туган ике хатын-кызны алдап, аларны 200әр мең сумсыз калдырган.

Зыян күрүчеләрнең тасвирламасы буенча, барлык очракларда да аларга бер үк яшь кеше килгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Ә оператив-эзләү чаралары барышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе оперативниклары Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе коллегалары белән берлектә әлеге егетне тоткарлаган.

Кулга алынучы бер ай элек эш эзли башлый. Аңа бер төркемдәше ярдәм тәкъдим итә һәм мессенджерларның берсендә курьер булып эш тәкъдим итүләре хакында сөйли - «чат»та күрсәтелгән адресларга килергә, акча җыярга һәм алган сумманың 10%ын хезмәт хакы сыйфатында үзенә калдырып, калганын билгеле бер банк карталарына күчерергә кирәклеген әйтә.

Яшьләр бергә эшләргә килешә һәм рольләрне бүлешәләр: берсе зыян күрүчеләрдән акча ала, икенчесе такси чакырта, алган акчаларын терминал аша банк карталарына күчерә. Маскировкалану максатыннан егетләр кара кием: бейсболка, капюшонлы куртка һәм медицина маскаларын куллана.

Соңрак, полиция хезмәткәрләре егетләрнең икенчесен дә тоткарлый. Яшьләргә карата кая да булса китмәү һәм үзләрен тәртипле тоту рәвешендә ирекләрен чикләү чарасы сайланган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев