Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мәктәпләре башлангыч сыйныфларга бушлай кайнар азык белән тәэмин итүне оештырырга әзер

Татарстан мәктәпләре 1-4 сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру өчен техник җиһазландырылган, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

 Галимова сүзләренчә, Путинның башлангыч сыйныф укучылары өчен кайнар туклануны оештыру буенча йөкләмәсен үтәүне Татарстан кыска вакыт эчендә оештыра алачак. Кайнар туклану республиканың күп кенә мәктәпләрендә оештырылган, ә кече сыйныф укучыларының 67%ы көненә ике тапкыр туклана. РФ президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында бүген башлангыч мәктәпнең барлык укучыларын беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфларга кадәр бушлай кайнар туклану белән тәэмин итәргә тәкъдим итте. Техник әзерлек булган төбәкләрдә түләүсез кайнар туклану 2020 елның 1 сентябреннән үк бирелергә тиеш, диде дәүләт башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев