Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Васильевода мәктәп директорының үлемен раслады

KazanFirst чыганаклары мәгълүматлары буенча, уку йортының 52 яшьлек җитәкчесе коронавирустан үлгән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Васильево бистәсендәге 2 нче мәктәп директоры Елена Егорованың үлемен раслады. Элегрәк 52 яшьлек ханымның үлеме турындагы мәгълүматны, сәбәбен әйтмичә, җитәкче хезмәттәшләре раслаган иде.

KazanFirst чыганаклары мәгълүматлары буенча, уку йорты директоры Яшел Үзән үзәк хастаханәсе базасындагы ковид-госпитальдә коронавирустан үлгән.
Татарстан Роспотребнадзоры идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Васильево мәктәбендә укучылар һәм укытучылар арасында яңа коронавирус инфекция очраклары теркәлмәгән. Үлем очракларына килгәндә, мондый мәгълүматны республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы шәрехли.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында мәктәп директорының үлемен шәрехләмәделәр һәм табиб сере кагыйдәсенә сылтадылар.

Үз чиратында, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында Елена Егорованың үлеме турындагы мәгълүматны расладылар һәм мәктәп директорының гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар.

1088 бала укый торган мәктәп гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Ведомствода, уку елы башыннан укучылар арасында да, педагоглар арасында да СОVID-19 очраклары ачыкланмаган, ә ОРВИ билгеләре белән балалар һәм укытучылар дәвалануга китә дип раслыйлар.

- Роспотребнадзор таләпләре буенча, уку йортында биналарны эшкәртү, җилләтү, дымлы җыештыру даими рәвештә үткәрелә. Кергәндә мәҗбүри термометрия. Фильтр нәтиҗәсендә көн саен укурга 1-2 укучыга рөхсәт ителми, бу хакта администрация мәгариф идарәсенә оператив хәбәр итә. Мәгариф оешмасының барлык хезмәткәрләре индивидуаль яклау чараларында эшлиләр, - дип өстәделәр министрлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев