Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр үз көченә керде
Бүгенге көннән Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Башлык- Татарстан Республикасының Рәисе дип аталачак.
Моннан тыш, административ аппаратның исеменә дә үзгәрешләр кертелде. Ул ТР Башлыгы (Рәис) администрациясе дип үзгәртелде. Кыскартылган исеме - Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе.
Исегезгә төшерәбез, 26 гыйнварда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертә торган законга кул куйды. Үзгәрешләр төп законның 126 маддәсенең 60сына кагылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев