Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Хезмәт министрлыгы республика хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләрне атады

Бүгенге көндә Татарстанның хезмәт базарында эшче белгечлекләре вәкилләре өчен вакансияләр саны арта: «Әгәр бер ай элек 55-60 000 тәкъдим булса, бүген хезмәт базарында эш бирүчеләрдән 69 000 тәкъдим бар.

Шул ук вакытта рәсми рәвештә 10 500 гә якын эшсез теркәлгән. Без һәр эшсезгә алты вакансия тәкъдим итә алабыз. Эшче һөнәрләр белгечләренә - монтажчылар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, электриклар, барлык төзелеш белгечлекләре эшчеләренә, шулай ук транспорт өлкәсенә ихтыяҗ зур», - дип сөйләде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Ул, республика мәктәпләрендә уку елы тәмамланды һәм хәзер чыгарылыш укучылары алдында булачак һөнәрне билгеләү бурычы тора, дип өстәде. Ул балаларга һәм аларның әти-әниләренә аеруча кирәкле эшче белгечлекләренә игътибар итәргә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев