Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан халкы «Санлы икътисад» милли проекты ярдәмендә IT-компетенцияләргә өйрәнде

Барлык укучылар да 15 мең сумга кадәр шәхси цифрлы сертификатлар алды.

Татарстанда 1000 кеше «Санлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында IT-компетенцияләр буенча бушлай белем алды. Барлык укучылар да 15 мең сумга кадәр шәхси цифрлы сертификатлар алды. Бу хакта ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «1 000 татарстанлы шәхси цифрлы сертификат алды.

«Катнашучыларның 25 яшькә кадәрге һәм 46 яшьтән өлкәнрәк булуы шатландыра. «Цифровая Экономика» милли проектын гамәлгә ашыру өчен кадрларны укыту беренчел бурыч булып тора», - дип белдерде Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин.

Билгеләп үтелгәнчә, бушлай укыту буенча пилот проекты 2019 елда Россиянең биш төбәге арасында старт алган. Проект 18 дән 100 яшькә кадәр гражданнарга мөмкин булды.

Татарстанлылар арасында иң кирәкле юнәлешләр булып, түбәндәгеләр тора: «Минем документлар» хезмәт күрсәтү үзәкләрендә мәгълүмат системаларын администрацияләү, шәхси мәгълүматларны мәгълүмати системаларда эшкәрткәндә аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, SMM-менеджерның компетенциясе, клиентларны яраткан цифрлы продуктларны булдыру һәм алга этәрү, шулай ук Python ярдәмендә мәгълүматларны программалаштыру һәм анализлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев