Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан галимнәре колорадо коңгызыннан котылуның бердәм ысулын тәкъдим итә

Стратегиянең төп идеясе - бәрәңгене утыртканда барлык кешеләрнең дә аны махсус препарат белән агулау. Эре предприятиеләр бу ысулга күптән күчтеләр инде, хәзер чират бакчаларында бәрәңге үстерүче авыл кешесенә җитте. -Колорадо коңгызына каршы көрәшүнең ике төп ысулы бар: даруны бәрәңге яфрагына бөркү һәм утыртыр алдыннан бүлбеләрне эшкәртү. Без биш елдан бирле...

Стратегиянең төп идеясе - бәрәңгене утыртканда барлык кешеләрнең дә аны махсус препарат белән агулау. Эре предприятиеләр бу ысулга күптән күчтеләр инде, хәзер чират бакчаларында бәрәңге үстерүче авыл кешесенә җитте.

-Колорадо коңгызына каршы көрәшүнең ике төп ысулы бар: даруны бәрәңге яфрагына бөркү һәм утыртыр алдыннан бүлбеләрне эшкәртү. Без биш елдан бирле бу ике ысулны да өйрәндек һәм шундый нәтиҗәгә килдек: даруны күбрәк таләп итсә дә, икенче ысул яхшырак, - ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева.

Галимнәр фикеренчә, бер-ике ел эчендә генә республикада бу афәттән котылып булмас булуын, ә бөҗәкләр санын киметеп булачак. Әмма моның өчен бөтен республика бәрәңгене утыртыр алдыннан агуларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев