Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан ел башыннан 1 млрдга якын йомырка җитештергән

Республика елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Идел буе федераль округында йомырка җитештерү буенча лидер булды.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

2026 елның гыйнвар–июнь айларында Татарстанда 921 млн йомырка җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 11% ка күбрәк. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урынны яулады. Бу хакта РСХБның Идел буе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гомумән, беренче яртыеллыкта округ предприятиеләре 6,9 млрд йомырка чыгарган, бу узган елгы нәтиҗәдән 8,5% ка артык. Россельхозбанк аналитиклары бәяләвенчә, хәзерге темплар сакланса, ел ахырына округ 14 млрд тирәсе йомырка җитештерә ала.

Бүгенге көндә Идел буе бөтен Россия йомырка җитештерүенең 28% ын тәэмин итә. Төп үсешне сәнәгать секторындагы авыл хуҗалыгы оешмалары биргән — алар продукция чыгаруны 11% ка арттырган.

Татарстан-24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев