Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында эшне көчәйтәчәк
ЮХИДИ хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк: юлларга өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары чыгачак.
Барлык бәйрәм көннәре дәвамында юлларда өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары эшләячәк, кешеләрне күпләп җыю урыннарында - сәүдә үзәкләренә, ял һәм күңел ачу урыннарында,транспорт тоткарлыклары һәм авария ситуацияләре барлыкка килергә мөмкин булган урыннарда патрульлек үткәреләчәк.
Авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калуга, исерек хәлдә машина белән идарә итүгә аеруча басым ясалачак,
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да руль артында эчкечелек проблемасына битараф калмаска һәм мондый машина йөртүчеләр турында полициягә вакытында хәбәр итәргә яки мәгълүматны республика муниципаль берәмлекләренең телеграм-каналларына җибәрергә чакыра.
Шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуга да игътибар биреләчәк. Ата-аналар үз балаларына игътибарлырак булырга тиеш, бигрәк тә Яңа ел каникуллары вакытында һәм балаларны 12 яшькә кадәрге җиңел машинада алгы утыргычта йөртергә, 7 яшькә кадәргеләрне арткы утыргычта бары тик аның авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган махсус җайланмаларын кулланып кына йөрергә тиеш.
Моннан тыш, балалар төркемнәрен оешкан төстә йөртүне контрольдә тотачаклар. Машина йөртүчеләр һәм транспорт чаралары закон таләпләренә туры килергә һәм балаларны төнлә (23.00 дән 06.00 сәгатькә кадәр), шулай ук юл-метеорология шартлары начарланганда йөртүне булдырмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев