Татарстан авылларында яшәүчеләр өй интернетына тоташтыру өчен тавыш бирә ала
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча өй интернеты беренче чиратта барлыкка киләчәк авыллар исемлеген билгеләячәк.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Аерым йортлар өчен инфраструктура төзелешенә акчалар универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Универсаль хезмәт күрсәтү резервы — федераль бюджетта Россия элемтә операторлары кеременең бер өлешен күчерү хисабына формалаша торган махсус фонд. Бүген резерв акчалары база станцияләре төзү, торак пунктларга кадәр җепселле-оптик элемтә линияләре үткәрү һәм башка максатларга юнәлдерелә.
Сораштыруда халкы 100дән 1000гә кадәр булган, әмма әле дәүләт ярдәме белән интернетка тоташтырылмаган авыллар гына катнаша ала. Мәсәлән, әгәр мәктәп яки хастаханә инде интернетка тоташтырылган яки мобиль элемтә өчен база станциясе төзелгән икән, мондый авылда яшәүчеләр дә тавыш бирә ала.
Тавыш бирү 2026 елның 30 мартына кадәр дәвам итә. Сораштыруны түбәндәге сылтамаларның берсе буенча узарга мөмкин:
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/
Тавыш бирүдә катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация узарга кирәк. Кулланучы үзенең яшәү төбәген һәм йортының төгәл адресын күрсәтергә тиеш. Сораштыру аноним — аның нәтиҗәләре гомуми статистика рәвешендә тәкъдим ителәчәк.
Катнашучылар өчен мөһим мәгълүмат: йортны интернетка тоташтыру өчен бер тапкыр бирелә торган теркәлү түләве кертергә кирәк булачак. Аннан соң интернет өчен ай саен түләү ясалачак.
Программа «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 2021 елдан башлап тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 6 700дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган. 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 торак пункт киң полосалы интернет белән тәэмин ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев