Татарстан аномаль эссе һава торышы килә
Бүгенге көннән алып сишәмбегә кадәр Татарстанда аномаль эссе һава торышы көтелә - уртача тәүлеклек температура нормадан 9-15 градуска югары булачак.
Бу хакта республика Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Бу чорда һаваның максималь температуралары 19-27 градус тәшкил итәчәк", - дип хәбәр итә шторм кисәтүендә синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев