Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарлыгың белән горурлан!

Шәһәребезнең 3нче гимназиясе икенче ел рәттән мәктәп укучыларын, укытучыларны «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференциягә җыя. Конференциягә быел эшләр Оренбург өлкәсеннән, Мордва, Чуаш, Мари республикаларыннан да килгән.

Гимназия республиканың иң яхшы 100 мәктәбе рейтингына керүе белән генә түгел, ә дүрт музее белән дә аерылып тора. Шуларның берсе «Күренекле татарлар» музее ярдәмендә яшь буынны данлыклы шәхесләребез үрнәгендә тәрбияләү өстендә зур көч куялар. Март аенда музейның оешуына җиде ел булды. Шушы вакыт эчендә биредә кемнәр генә кунак булмаган. Язучылар, депутатлар, прокурорлар... «Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназия­сендә булып, канәгатьлек хисе алып китәм. Укыту рус телендә барса да, татарча белем бирү дә үз дәрәҗәсендә алып барыла дигән фикер туды. Гимназияләр алдынгылар рәтендә, һәрчак шулай булсын иде», - дип язып калдырган Туфан ага Миңнуллин. Мондый легендар шәхесләр фикере уку йорты өчен, әлбәттә, зур бәя.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, районның мәгариф идарәсе, бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Яшел Үзән муниципаль районы җирле оешмасы һәм 3нче гимназия оештырган конференция бер сулышта узды дисәм, арттыру булмас. Кунакларны сәламләүче, гимназия директоры Марина Ильина үзе җитәкләгән уку йорты белән якыннан таныштырып, укучыларга уңышлар теләде.
- Мондый чараларда катнашкан һәр укучы нинди дә булса диплом алып кайтасы иде дип теләп килә. Әлбәттә, монда иң мөһиме кәгазь түгел, ә яшьләребезнең киләчәктә үз телләрен саклаучы кешеләр булып үсүе, - дип фикерен җиткерде Әлфия Мирхәйдәрова.
Укучылар секцияләргә таралганчы озак еллар шушы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә Әдиятуллина иҗаты белән дә якыннан танышты. «Чишмә» әдәби түгәрәген җитәкләүче мөгаллимнең укучылары да каләм чарлый, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.
Укучылар өчен дулкынландыргыч минутлар җитте, алар 5 секциягә бүленеп эшләде. Шәхсән үземә шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, укытучы Мәдинә Әдиятуллина белән «Иҗади эшләр» төркемендә жюри әгъзасы булырга туры килде. Безнең бүлектә күбрәк Югары Ослан районыннан килгән укучыларны тыңладык. Норлат, Күгеш, Әйшә мәктәбе укучылары чыгышлары аерым мактау­га лаек. Норлат мәктәбеннән килгән Миләүшә Гайнуллина сыйныфташы Ризәлә Гыйләҗева язган «Тапшырылмаган хатлар» шигырен шулкадәр зур осталык белән, бирелеп башкарды ки, тын да алмый тыңладык.
Бүләкләү тантанасында укучыларга, бигрәктә аларны әзерләгән укытучыларга теләк-тәкъдимнәр дә җиткерелде. Киләчәктә чыгышлар фәкать татар телендә булырга тиеш. Бик җиңел ысул, әмма интернеттан әзер материалны кулланып кына ерак китеп булмый. Эзләнергә, үзеңнән ачыш ясарга, фикер-теләкләреңне әйтергә, кыскасы, иҗат итәргә кирәк.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Роза Сәлахова узган елгы эшләр китапчык итеп чыгарылды, быелгысы да искәрмә булмаячак, дип белдерде. Димәк, һәр укучының хезмәте тарихка кереп калачак, киләчәк буынга да истәлек булып сакланачак. Иң мөһиме бу яшьләр киләчәктә дә татар булулары белән горурланып, үз телләрен саклап яшәсә иде.
Алия Гаязова
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев