Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарларга «Зөләйха күзен ача» сериалы режиссеры мөрәҗәгать итте

Аның сүзләренчә, ил тарихында «инкарь итеп булмаслык» фактлар бар.

Шактый шау-шу куптарган "Зөләйха күзен ача" сериалының режиссеры Егор Анашкин Татарстан Республикасы халкына мөрәҗәгать итте, дип яза "События" порталы.

Ул татарларның «үзенекенә», ә атап әйткәндә - актриса Чулпан Хаматовага һөҗүм итәргә карар кылуларына бик гаҗәпләнгән. Аның фикеренчә, чыгышы буенча татар кызы үз халкын һәм аның мәдәниятен таныта.

"Ул моның белән шөгыльләнә, ул уйный", - дип билгеләде Анашкин һәм Хаматова - молодец һәм канәгатьсез тамашачылар тарафыннан эзәрлекләүне адекват кабул итә, дип өстәде.  Шулай ук, режиссер коммунистларның ризасызлыгын да шәрехләде. Аның сүзләренчә, коточкыч дип атарга мөмкин булган тарих һәм фактлар бар һәм "аларны кире кагу мәгънәсез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев