Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарча диктантны Майамида да яздылар

Бөтендөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе өч көн дәвамында узды. Һәм анда теләге булган һәркем катнаша алды.

Бу вакыйгадан ерак илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә читтә калмады. Безнең белән Яшел Үзән кызы, бүгенге көндә Флорида штатының Майами шәһәрендә яшәүче Мәдинә Гыйльфанова элемтәгә чыкты.

⚡⚡-Читтә яшәсәк тә, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли традицияләребезне саклап яшибез. Елдагыча, “Татарча диктант” акциясенә без дә кушылдык, белемебезне сынадык. Милләттәшләребез белән мондый очрашулар үзе бер бәйрәмгә тиң. Мирный бистәсендә татар китапханәсендә эшләгән Раушания Мелединова да туган ягына кайнар сәламнәрен юллый, - ди Мәдинә Гыйльфанова.

❤️❄️Салкын, карлы туган җирегездән кышкы сәламнәребезне юллап калабыз. Шулай ерак араларны якын итеп, аралашып, бердәм булып яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев