Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Татарча диктант» олысын да, кечесен дә берләштерде

Татар телен саклау, аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталы язу дәрәҗәсен күтәрү, телебезгә кызыксыну уяту максатыннан оештырылучы «Татарча диктант» акциясе быел да барлык милләттәшләребезне берләштерде. «Яшел Үзән» журналистлары да читтә калмады. 100 еллык тарихы булган Бәчек мәктәбенә һәм Яшел Үзәннең 5нче гимназиясенә юл тотты.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Алия Гаязова

Бәчек

1917 елда ачылган башлангыч мәктәпнең паспортында язылганча, 195051нче елда биредә 70 бала укыган. Бүген берәү дә юк. Тик авыл халкы мәктәп сукмагына үлән үстерми. Бер ягында гөрләп торган сыйныфны хәтерләтеп элеккеге парталар, такта, зур ап-ак мич торса, аның икенче ягын авыл тарихы музее итеп ясаганнар.

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

– Бу бит инде безнең өчен бик тә мөһим һәм тарихи бина. Хәлебездән килгәнчә карап торырга тырышабыз. Музей экспонатлары бары тик үз көчебез белән тупланган һәм ул тулыланып тора. Ел да авылдашларыбыз белән бирегә диктант язарга киләбез. Мондый чараларда без һәрвакыт актив һәм бердәм, – дип сөйли Түбән Урысбага җирлеге башлыгы һәм Бәчек авылы хәзрәте Хәйдәр Сибгатуллин.

Чынлап та, җирлек башлыгы сүзләре белән килешми мөмкин түгел. «Татарча диктант» олысын да, кечесен дә берләштерде. Бер сыйныф бүлмәсендә ак яулыклы әбиләрне дә, түбәтәен килештереп кенә кигән бабайларны һәм урта буын белән балаларны да очратырга мөмкин иде. 38 елдан артык балаларга тарих һәм география фәнен укыткан Әминә апа Әхмәтова да бик теләп туган авылы мәктәбенә килгән.

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

– Лаеклы ялга чыкканыма инде күптән, тиздән 75 яшь тула. Ә 10нчы сыйныфны бетергәнгә 55 ел узган. Шуңа күрә, кайбер кагыйдәләр онытылгандадыр инде. Тик диктант язу барышында башны эшләтербез, тырышырбыз дип уйлыйм. Кабат парта артына утырып, үткәннәрне искә төшерүе дә ни тора бит! Яшьлеккә кайткандай буласың, – ди мөхтәрәм укытучы.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

Без дә шушы тарихи бинада диктант язуыбызга чиксез шат идек. Монда бөтенләй башка мохит, исе дә үзгә. Элеккеге парталар, агач такта, ә миченнән, ягылмаган булса да, җылылык бөркелеп тора сыман. Үткәннәр тарихта кала, тик безнең аны онытырга хакыбыз юк. Бәчеклеләр булганны саклый, кадерли белә. Диктант язарга да сыйныф бүлмәсен тутырып килгәннәр иде. Кечкенә авылларның бердәмлегенә тагын бер кат инанып кайттык.

Рәзилә Хәйретдинова

5нче гимназия

Шәһәребезнең 5нче гимназиясе үзенең югары уку-укыту традицияләрен тагын бер тапкыр раслап, «Татарча диктант» дигән бөтендөнья акциясенә инде унынчы ел рәттән кушылып, татар теленә химаячелек күрсәтте. Быелгы диктант тарихка энҗе сыман кереп калган бөек татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган иде. Акциядә катнашучылар – 290 укучы, 35 укытучы һәм 30 әти-әни – аның мәңгелеккә калган хезмәтләреннән алынган тарихи хикәядән бер өзекне язды.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Курган өлкәсеннән 40 кеше дә гимназия белән берлектә өченче ел рәттән үзләренең татар телендәге белемнәрен сынады.

Диктантны уку вазифасын гимназиянең тәҗрибәле мөгаллимнәре – укыту эшләре буенча директор урынбасары Радик Гатауллин, география укытучысы Фәнүзә Измәгыйлева һәм башка укытучылар башкарды. Аларның татар теленең сафлыгын күрсәтеп, моңлы авазларны укулары диктант язучыларга әдәби ләззәт бирде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу юбилейлы акциядә быел барлыгы 400 кеше катнашты. Алар арасында Әйшә гимназиясе директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлнур Зыятдинова да бар иде. Ул үзенең фикерен болай дип белдерде:

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

– Татар телен үстерүдә, туган телне саклап калуда бу диктантның роле бик зур. Ул безнең рухи байлыгыбызны ныгытучы бердәмлек алкасы.

Видео: Рәзилә Хәйретдинова һәм Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

– Һәр елны бөтен сыйныфыбыз белән әлеге акциядә катнашабыз, Бөтендөнья татарлары белән бергә дик­тант язабыз. Мин татар телендә рәхәтләнеп сөйләшәм һәм дөрес язам. Моның өчен әти-әниемә, гимназия укытучыларына зур рәхмәтлемен. Яшь буын үзенең туган телен сакларга тиеш, дип уйлыйм, – дип горурланып сөйләде 5нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Язилә Хәмидуллина.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу мөһим акция алга таба да дәвам итсен, милләттәшләребезне берләштерсен, телебезгә булган мәхәббәтне арттырсын, әдәби сөйләм һәм язу күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итсен, хаталардан арынырга өндәсен һәм татар теле белгечләрен, укытучыларын популярлаштырсын иде. Тел – милләтнең күңеле бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев