«Татарча диктант» яздык
«Татарча диктант» Бөтендөнья мәгариф акциясе татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, грамоталылыкны үстерү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан, 13-15 октябрь көннәрендә узды.
Быел ул сигезенче тапкыр үтте. Диктантны кәгазьдә яки турыдан-туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып булды.
«Яшел Үзән» журналистлары шәһәребезнең 5нче гимназиясендә узган акциядә катнашты. Биредә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, дәү әниләр диктант язуда үзен сынап карады.
– Безнең гимназия Курган өлкәсенең Шадрин районындагы Йолдыз авылы мәктәбе белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән. Һәм аның кысаларында беренче тапкыр ZOOM элемтә аша читтә яшәүче милләттәшләребезгә диктант яздырабыз. Төбәкләрдә яшәүчеләр өчен аерым текст әзерләнгән, – дип сөйли гимназия директоры Гүзәлия Нуриева.
«Татарча диктант» акциясенә районыбыз авылларында яшәүчеләр дә актив кушылды. Онлайн диктантны язганнан соң нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белергә мөмкин. Ә офлайн мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев