Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарча диктант» акциясенә сез дә кушылыгыз

«Татарча диктант» белем тикшерү акциясе 2014–2022 елларда Татарстан Рес публикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Анда татар телен башлангыч дәрәҗәдә һәм камил белгән кешеләр дә катнаша ала. Быел ул өч көн дәвамында – 25-27 ноябрьдә уза һәм 11.00 сәгатьтә башлана.

Быел акция җиденче тапкыр оештырыла. Аның тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә.


Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң, тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була. Барлык мәгълүмат та шушы сайтта күрсәтелгән.


Яшел Үзән районында «Татарча диктант» 38 мәгариф учреждениесендә үтәчәк. Анда укучылар да, әти-әниләр дә һәм, гомумән, теләге булган һәркем үзен сынап карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев