Илебез башлыгының, мәктәпләрдә регион телләрен мәҗбүри укытырга кирәк түгеллеге турында әйткән сүзләре зур яңгыраш тапты. Бигрәк тә безнең республикада яшәүче, татар теле дәресләренә әрәмгә үткән вакыт буларак караучы рус телле халык арасында.
Интернет киңлекләрендәге шушы темага кагылышлы язылган фикерләрне укып караганнан соң, шәхсән минем күңелемдә әрем тәмле юшкын утырып калды. Безнең милләт халкын күрә алмаучылар арасында яшибез икән бит, дигән уй бик җайлап кына башка кереп урнашты. Мин бәхәсләшмим, безнең телне өйрәнергә җиңел түгелдер, бәлки, аны укыту методикасын да тамырдан яңартырга кирәктер. Тик нигә аны мәктәп программасыннан бөтенләй юк итүне алга сөрергә? Телисеңме-юкмы, татар теле дә дәүләт теле булып торган төбәктә яшисең, кем әйтмешли шуны «ипи-тозлык» кына өйрәнсәң дә, үзеңә генә файда түгелмени?! Мәсәлән, безгә кечкенәдән үк русча белү бер дә комачауламый бит, киресенчә, ышанычыбызны гына арттыра. Гомумән, нинди дә булса чит тел белү беркемгә дә зыян иткәне юк әле. Ә мин алдарак искә алган комментарийларга килгәндә, русларның барысы да балаларының татарча өйрәнүенә каршы. Рус теле буенча ЕГЭ нәтиҗәләренә караганда (уртача балл Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда югары - 73), татар теле бер дә комачауламый да, кысырыкламый да кебек үзенә.


Автордан: рус телле балаларга чынлап та сөйләм телен өйрәтү кирәклеге белән мин дә килешәм. Тормышта грамматиканың аларга бик кирәге дә чыкмас, ә кирәк булганда телне татар кешесе белән аңлаша алырлык дәрәҗәдә белүе күп ишекләрне ачар.


.jpg)
Автордан: законда андый нәрсә, чынлап та, юк. Тик, миңа калса, җитәкче яки кешеләр белән аралашырга кирәк булган эш урыннарына урнашканда татар телен белүне зур плюс итеп куярга була.
Бәлки, шул вакытта халыкның татар телен өйрәнергә теләге уяныр һәм бу мәҗбүриләү булмас иде.
.jpg)
Менә шулай, җәмәгать. Ә без телебезне саклыйбыз, үстерәбез, дибез. Куркыныч булып китте хәтта. Болай барса, безнең якын киләчәктә бөтенләй ассимиляцияләшеп бетүебез бар. Шөкер, хәзергә мәгариф министрыбыз үз позициясендә нык тора:
- Әлегә бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Безнең Конституциябез, телләр һәм белем бирү турында законнарыбыз, ике дәүләт телебез бар. Дәүләт телләребез буенча бездә белем бер үк күләмдә бирелә. Бу яктан закон бозулар юк, федераль стандарт формасы буенча эшлибез, барлык гамәлләребез РФ мәгариф министрлыгы белән килешенгән, - диде Энгель Фәттахов. - Белем үстерү программабыз бар. Соңгы елларда бу юнәлештә күп эшләнә: рус телле һәм татар телен бик үк яхшы белмәгән балаларны укыту концепциясе кабул ителде. Безнең позициябез шундый: ТР ике дәүләт телле һәм, уйлавымча, баласының рус телен дә, татар телен дә һәм тагын инглизчә дә яхшы белүенә бер ата-ана да каршы түгел. Һәм без, алга таба да, эшебезне дәвам итәчәкбез, - дип өстәде министр бик ышанычлы итеп. Аның сүзләреннән бернинди татар теле сәгатьләрен кыскарту яки рус теле дәресләрен арттыру булмаячагы бик ачык яңгырады.
Республикабыз президентлары, күп кенә министрларыбыз татар мәктәпләрендә укыган шәхесләр. Рәзил Вәлиев әйтмешли, начар вазифа түгел, шулай бит. Ә татарстанда татарчаны аңлый да алмыйча, өйрәнергә дә теләмичә яшәү - наданлык билгесе, минемчә. Килешәсезме?
Гөлнара Вәлиева
Нет комментариев