Бүген Татар Танае мәктәбенә килгән һәркем күренекле якташлары Афзал Шамов музеена керми китми. Бу мәктәп районда иң алдынгылар рәтендә.
1991 елдан бирле язучы Афзал Шамов исемен йөртә, 2001 елда биредә аның музее да ачыла. Нәкъ менә 16 ел элек 3 мартта үз ишекләрен ача ул.
Әлбәттә, күренекле әдипнең тормыш юлы да, ул тудырган әдәби геройлар да өйрәнүгә, үрнәк алуга лаеклы. Чөнки аның әсәрләре безне кешелекле, үз илен яратучы ватанпәрвәр булырга тиешлекне аңлата.
- Афзал Шамов музее укыту һәм тәрбия эшендә укучыларда якташыбыз белән горурлану уяту, язучының иҗатына, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, гражданлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләүдә зур урын алып тора, - дип сөйли мәктәп директоры Венера Гарипова.
Музей 6 бүлектән тора. Монда аның балачагы, яшьлек еллары, иҗат адымнары, сугыш чоры белән танышырга мөмкин.
- Безнең өчен иң кадерлесе - шәхси әйберләре. Кызы Әлфия апа әтисенең юбилеен билгеләргә кайткач, бик күп бүләкләр калдырып китте. Анда китап басу машинасы, радиола-проигрыватель, киемнәре, китаплары да бар иде. Укучыларда олы шәхеснең шәхси әйберләре аеруча кызыксыну уята, - дип сөйли музей җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Тимершина.
Афзал Шамов әсәрләре укучылар күңелендә ничәмә-ничә еллар саклана икән, димәк, ул талантлы каләм иясе тарафыннан иҗат ителгән. Татар Танае укучылары да якташлары белән чын мәгънәсендә горурланып яши.
Музейда Мамадыш-Әкилдә яшәүче, элек озак еллар колхоз рәисе булган, үзе эшләгән хуҗалыкны миллионер иткән Тәлгать абый Гыйниятуллин почмагын да булдырганнар. Әле аны баетасы, тулыландырасы бар.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотолары.
Нет комментариев