Татар Танаенда чүп түгелми (Сорау-җавап)
Чүп-чарны ник түкмиләр?
- Безнең Татар Танае авылының Кооперативная урамында контейнерлардан чүп-чарны алып түкмиләр. Ике айга бер тапкыр гына алалар. Язын чүп-чар аеруча күп җыела, хәзер шул таралып ята. Нишләргә дә белмибез. Аптырагач сезгә шалтыратабыз, килеп күреп китсәгез дә була, - дип шалтыраталар шушы урамда яшәүчеләр безнең редакциягә.
Бу сорауны без авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинга бирдек:
- Бу урамнан чүп-чар һәр атнаның җомгасында алына. Ә апрель аенда юлларга зыян китермәс өчен анда зур машинаны айга дүрт тапкыр кертәсе урында ике тапкыр гына керттек. Ә хәзер май аенда элеккеге график сакланачак, ягъни һәр җомгада чүп-чар түгеләчәк. Өзеклекләр булмаска тиеш. Моны бу урамда яшәүчеләр яхшы белә югыйсә, - диде авыл башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев