Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Танае укытучысы газета-журналсыз яши алмый

"Татмедиа" җәмгыяте газета-журналларга язылу кампаниясе тәмамлангач, кимендә өч басмага язылган актив абунәчеләр арасында призлар уйнаткан иде. "Язылган өчен телевизор" акциясенә Татарстан районнарыннан һәм Казаннан 161 заявка кабул ителгән. Бәйгедә катнашучылар 605 квитанция юллаган. Иң зур бүләк - телевизор, кыйммәтле бүләкләр арасында өч цифрлы фотоаппарат, 15 юрган да бар иде. Быел...

"Татмедиа" җәмгыяте газета-журналларга язылу кампаниясе тәмамлангач, кимендә өч басмага язылган актив абунәчеләр арасында призлар уйнаткан иде. "Язылган өчен телевизор" акциясенә Татарстан районнарыннан һәм Казаннан 161 заявка кабул ителгән. Бәйгедә катнашучылар 605 квитанция юллаган.

Иң зур бүләк - телевизор, кыйммәтле бүләкләр арасында өч цифрлы фотоаппарат, 15 юрган да бар иде. Быел телевизор Башкортстанга китте. Яшел Үзәннән "Зеленодольская правда" газетасына язылучы Ираида Кузьмина исә юрган отты.

Бу бәйгедә газета-журналларны күпләп алдыручы, "Яшел Үзән"нең тугры укучысы, Татар Танае мәктәбе укытучысы Сания Тимершина ел да катнаша. Әлегә зур бүләкләр якташыбызга чыкмаса да, кызыксындыру призына лаек булуы шулай ук күңелле. Чөнки ул подписчиклар арасында иң зур суммага язылучыларның берсе дә әле. Ике мең сумннан артыкка 7 төрле матбугат алдыра Сания ханым.

-Гомер-гомергә газета-журнал укыйбыз. Ничек инде язылмыйсың. Иң беренче район газетасын кулга алам. Гадәттәгечә, ахыргы биттән башлап, һәммәсен игътибар белән укып чыгам. Һөнәрем укытучы булгач, "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" кебек журналларны да кызыксынып алдырам. Һәм үз тормышымны матбугаттан башка күз алдына да китермим, - ди Сания Тимершина.

Кызыксындыру бүләген алырга дип ул кызы һәм оныклары белән килгән иде. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булырбыз дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев