Яшел Үзән районы атаклы кешеләргә бай ул. Шундыйлардан Татар Танаенда туган Афзал ага Шамов аерым игътибарга лаек. Берничә көннән, 4 мартта, аның туган көне. Шамовның тууына 115 ел. Шул уңайдан район һәм республика күләмендә үткәреләчәк чаралар планы да төзелде.
Мәктәбебез 1991 елдан атаклы язучы, якташыбыз Афзал Шамов исемен йөртә, ә 2001 елда әдипнең музее ачылды. Юбилей елы уңаеннан «Яңа Гасыр» телевидениесе язучының иҗатына, тормыш юлына багышланган тапшыру төшерде. Узган елның декабрендә ТНВ каналында «Әдәби хәзинә» тапшыруын көтеп алдык. Укучыларның 15 еллык тарихы булган музей белән таныштыруны, атаклы «Рәүфә» әсәреннән өзекне, язучының кызы Әлфия апа белән әңгәмәсен, мәктәп директоры Венера Гарипованың чыгышларын зур канәгатьләнү хисләре белән карадык. «Әдәби хәзинә» тапшыруын әзерләүчеләргә дә бик рәхмәтлебез. Һәр чыгышны җентекләп, укучыларның тышкы кыяфәтләрен, басып торышларын, чыгыш ясауларын энә күзеннән үткәргәннән соң гына операторга төшерергә рөхсәт бирелүен күрдек. Ярты сәгатьлек тапшыру ярты көн төшерелә икән!
Укучыларыбыз белән бүгенге көндә дә Афзал Шамовның юбилей чараларына әзерләнәбез: иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүне дәвам итәбез, музей экспозицияләрен яңартабыз. Республикабыз һәм районыбыз халкын, Афзал Шамов иҗатын яратучыларны март аенда Татар Танае мәктәбендә булачак чараларга көтеп калабыз.
Сания Тимершина, Татар Танае урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Нет комментариев