Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татар сүзе яши әле, яшәтүчеләр бар!

«И туган тел, и матур тел тел, әткәм-әнкәмнең теле....» Язмамны бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләре белән башлап җибәрим әле. Әлеге юллар күңелебезгә, йөрәгебезгә ана сөте белән кереп урнашкан.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдип­ләребез иҗатында, сәхнә әсәрләрендә чагыла. 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бу көнне илебезнең барлык почмакларында шушы якты бәйрәмгә карата матур чаралар уздырыла. Районыбызның Идел аръягында әлеге бәйрәмне зурлап уздыру инде күркәм традициягә әйләнде. Быел да Мулла Иле мәдәният йорты иҗат яратучы дусларын «Татар сүзе V районкүләм шигырь укучылар бәйгесе»нә җый­ды. Узган еллар белән чагыштырганда катнашырга теләүчеләр бермә-бер арткан.

– Быел әлеге бәйгегә катнашырга телүчеләрдән 75 гариза кабул итеп алдык. Әлеге саннарны әйткәндә дә күңел сөенә, чөнки үз туган теленә битараф булмаучылар елдан-ел арта, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Бәйгене Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев ачып җибәрде.

– Ана теленә битараф булмаган, үзенең милләтен чынлап торып яратканнар татар телендә шигырьләр сөйли һәм сез барыгыз да җиңүче, – диде башлык бәйгегә килүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткереп.

Бер карасаң, катнашучылар күп дибез дә, ә дилбегәнең авыр башы бит жюри әгъзаларына төшәчәк. Ничек кенә авыр булмасын, алар гадел хөкем чыгарырлар дигән өметтә калып, үзләре белән таныштырып та үтик. Менә алар:

  • Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан китап нәшриятенең балалар редакциясе мөхәррире Рифат Сәлахов;
  • Язучы, шагыйрә, Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге китапханәсенең баш китапханәчесе Роза Хәмидуллина;
  • Идел аръягы үзәкләш­терелгән клублар сис­темасы җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин;
  • «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе, «Яшел Үзән» газетасы баш мөхәррире Илсөя Садыйкова.
  • Мулла Иле мәктәбе директоры Фәнис Кәбиров.

Һәр халыкның үз туган теле, мәдәнияте тарихы, көзгесе. Татар татарча яхшы белсә, руслар үз телләрен су урынына эчә. Ә менә рус балаларының татар телендә чатнатып шигырь сөйләүләре – гаҗәп хәл. Ярый ла, татар баласы кечкенәдән рус телендә шигырьләр ятлап үсә. Ә рус милләте балалары? Кечкенә генә Савелий Болдырев «Минем бабам капитан» шигырен сөйли башлауга халык хәйран калгандай булды. Афәрин, диясе генә килә.

Бәйгедә катнашучыларның иң кечкенәсенә 5 яшь булса, иң өлкәне Фирдәүсә Измайловага – 77. Ләкин аңа үз яшен һич кенә дә бирерлек түгел әле, сәхнәгә кош тоткандай талпынып менеп, шигырь сөйләп төште, сөбеханАллаһ.

Патриотик темага сөйләнгән шигырьләрне тыңлаганда күзләргә ирексездән яшьләр килә. Татар Танаеннан Асия Закирова уйландыра, елата, күңел кылларны тиб­рәндерә торган шигырь белән чыгыш ясаса, Тау Иленнән Гөлфинә Сәлахова, киресенчә, күңелне күтәрде. Шагыйрь дә бит шигырьләрен кемнеңдер язмышын күз алдына китереп яза, ә язмышлар чыннан да төрле. Бүгенгесе көндә тыныч булмаган дөньяда яшибез. Сугыш, кан коеш – боларның барысын да хәзерге заманда булыр дип төшләргә дә кермәгәндер.

Шушы ук темага Мулла Иле мәдәният йорты каршында Рәзинә Сәйфетдинова җитәкчелегендә эшләп килүче «Сүнмәс дәрт» фольклор коллективы бик матур бию сәхнәләштерде. Егетләр биредә чын солдатларны хәтерләтсә, кызлар исә күлдә йөзгән аккошларны искә төшерде. Шуны да әйтми булдыра алмыйм, биредә узган нинди генә чара булмасын, әлеге егет-кызларның чыгышыннан башка узмый.

Язманың дәвамын газетабызның №8 (28 февраль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев