Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар кызлары сынатмый

Май ахырында Казанда «Татарстанның нәни гүзәле -2017» матурлык һәм сәләтле балалар бәйгесенең йомгаклау туры Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында узды.

Анда республикабызның 5 яшьтән алып, 12 яшькә кадәр кыз балалар катнашты. Нәни чибәрләр сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәтте. Ә иң лаеклылар исә Татарстан данын Россия, халыкара проектларда да якларга хокук алды. Конкурсантларны танылган сәнгатькәрләребез, эстрада йолдызлары, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр бәяләде.
Финал программасында конкурсантлар үзләре белән таныштырырга, нинди юнәлештә сәләтле булуларын күрсәтергә тиеш иде. Республиканың талантлы балалары арасында Яшел Үзән кызлары да сынатмады дип горурланып әйтә алабыз. Камилә Фатыйхова - «Шарм», София Бахмурова - «Задоринка», Таисия Федорова - «Камиллек» номинациясендә җиңү яулап, диплом, таҗ һәм бүләкләр белән кайтты.
3нче гимназиядә укучы татар кызы Камилә (рәсемдә) турында аерым әйтәсе килә. «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укудан тыш, биергә ярата ул. Республикакүләм бәйгедә дә «чәч-чәк» дигән бик матур биюне сәхнәләштерде. Гомумән ул сәхнәгә чыкса, аннан күзеңне ала алмыйсың. Сихри елмаюы белән үзенә карата да куя. Күпләр аны кояшка тиңли. Кояш кебек җылы, нур чәчеп торучы Камиләнең бар яктан үсеше өчен әти-әнисе Ильмира белән Илнур да күп көч түгә. Ике сеңлесе өчен яраткан апа гына түгел, ә бар яктан үрнәк күрсәтергә дә тиеш ул. Шушындый зур сәхнәгә беренче генә чыгуы булса да, Камилә бирешмәде. Һәм киләчәктә мондый җиңүләр күп булыр әле дип ышанасы килә. Сабыр, акыллы, мөлаем, нәкъ менә татар кызларына гына хас булган бөтен матур сыйфатларны үзенә туплаган якташыбызны җиңүе белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев